Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсы уза

«Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсы уза

admin 24.01.2017

(24 гыйнвар, 2017 ел) Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра.

Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.

Конкурсны уздыруның төп максатлары:

  • туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
  • киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү;
  • татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру;
  • үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү.

Конкурс 2017 елның 20 гыйнварыннан 30 ноябренә кадәр уздырыла.

Конкурста катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 2017 елның 20 гыйнварыннан 30 октябренә кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш.

Конкурсның нәтиҗәләре 2017 елның 30 ноябрендә игълан ителәчәк.

Конкурс турында тулы мәгълүмат:

Нигезләмә-гариза

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: Казанда чит ил студентлары арасында радио алып баручысына кастинг узачак
Далее: Искәндәр Гыйләҗев: «Татар онлайн энциклопедиясе татар теленең үсешен тәэмин итәчәк»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57