(8 февраль, 2016 ел) Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан, «Минем гаиләмнең шамаиле» II Россиякүләм конкурсы уздыру турында игълан итә.
Аерым алганда, ТР МДН “Казан Кремле” музей-тыюлыгы (Ислам мәдәнияте музее), «Татар сандыгы» милли традицияләр, мәдәният һәм сәнгать үсешенә ярдәм итү үзәге һәм “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә традицион татар шамаиле техникасы белән ясалган гарәп телле шамаилләр һәм картиналар конкурсы уздыра.
“Минем гаиләмнең шамаиле” конкурсы татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, ата-бабага карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклауны күздә тотып үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен анкета тутырып, фотографияләр белән 2016 елның 20 апреленә кадәр info@dumrt.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат — ТРМДН сайтында.
Барысы 5 этаптан торган конкурс нәтиҗәләре буенча 21 май — 5 июльдә “Казан Кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла, җиңүчеләр 7 июльдә берничә номинациядә бәяләнеп бүләкләнә (20 мең, 35 мең сум премияләр, кызыксындыру бүләкләре каралган). Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясы, Ислам мәдәнияте үзәге.