(17 июнь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында татар җырчысы, тенор, мөгаллим, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиевның вокал мәктәбе укучылары концерты үтте. Артист үзе әлеге чараны концерт-дәрес дип атады (ФОТО).
Үзенең бай педагогик башкару тәҗрибәсен кулланып, Миңгол Галиев вокалга өйрәтү методикасын камилләшетрү буенча җитди эш алып бара. Аның күп кенә укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурс лауреатлары һәм депломантлары булып саналалар. Дуслык Йортында узган концертта танылган тенорның нәкъ менә әлеге талантлы укучылары үзләренең вокаль композицияләрен башкардылар: туган як, туган тел һәм мәхәббәт турындагы татар эстрада һәм халык җырлары. Ә борынгы татар көйләрен төрле музыка уен коралларында “Риваят” этно төркеме артистлары башкарды.
Миңгол Галиевны котлау өчен концертка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма Комитетының Казан бүлеге рәисе Фәрид Мифтахов килгән иде.
“Миңгол абый – Татарстанның иҗтимагый, милли һәм дини тормышында актив катнашучы. Барлык тамашачылар, халык һәм яшь буын исеменнән Сезгә республикабызның киләчәк буыны турында уйлап эш итүегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә”, — дип сөйләде ул.
Сәхнәдә төрле яшьтәге җырчылар чыгыш ясады. Мисалга, Миңгол Галиевның иң өлкән яшьтәге укучысы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары Залесный мәдәният үзәгенең “Татар гармуны” ансамбле җырчысы Зөлхәбирә Сәхәбетдинова быел үзенең 85 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән. Моңа карамастан, ул татар халкының катлаулы җырларын бик җиңел башкарды. Концерт барышында Зөлхәбирә Сәхәбетдиновага Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан халык иҗатын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен мактау грамотасы тапшырылды.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Миңгол Галиевның күпкырлы эшчәнлегендә төп урынны вокаль башкару алып тора. Артист татар һәм башка халыкларның музыка мәдәниятын актив рәвештә пропагандалый. Аның репертуарында – композиторларның 800дән артык әсәре һәм халык җырлары урын алган.
Биографиясе.
Миңгол Вәгыйз улы Галиев 1941 елның 27 августында Татарстан Республикасының Мамадыш районы Иске Комазан авылында дөньяга килгән.
Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган, танылу алган җырчы (тенор) Миңгол Галиевның төрле елларда исеме алыштырылган Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында күп еллар педагогик, фәнни хезмәтләр (алар 50дән артык) белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлеге алып баруы, музыкаль конкурсларда жюрида эшләве мәгълүм. Аның шәкертләренең күпчелеге республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар булды, мактаулы исемнәр бирелде.
Татарның җыр сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Миңгол Галиевның җырлавын, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Әстерхан, Ижау, Пермь, Екатеринбург,Саранск, Ухта, Воркута, Омск, Оренбург һәм илебезнең Татарстаннан читтәге бик күп төбәкләрендә, шулай ук Баку, Кишинев, Таллинн кебек якын чит илләр башкалаларында ишетеп, үзен шәхсән күреп беләләр. Гастрольләр белән ул төрле елларда Чехословакия, Төркия, Япония, Болгария, Румыния, Швеция илләренә булган. Фондларда исә аның башкаруында йөздән артык татар җыры, мөнәҗәтләр саклана.
Милли музыкаль сәнгатьтә якты эз калдырган Сара Садыйкова, Бату Мулюков, Салих Сәйдәшев, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якупов, Рахилә Мифтахова кебек фидакяр затларыбызга багышланган фәнни мәкаләләре Миңгол Галиев авторлыгында басылып чыгуын да әйтеп үтү урынлы.
Татарстан халыклары дуслык Йорты мәгълүмат үзәге