Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов«Казан Экспо»да узган XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумыннан фотолар күрсәтте. Ул яшьләрне татар теленә өйрәтүнең, гаиләдә татар теле мохитен саклауның мөһимлеген һәм туган телнең татар халкының төп терәкләренең берсе дип атады.
«Бөтенроссия дин әһелләре форумында эшлибез. Эшебезнең мөһим юнәлешләре — яшьләрне татар теленә өйрәтү һәи гаиләдә татар телле мохитне саклау. Халкыбызның ике таянычы бар – Ислам дине һәм татар теле. Алар булмаса, татарның киләчәге дә булмас. Тел һәм гореф-гадәтләр гаиләдә һәрчак олыдан кечегә тапшырылып килде. Шул эшне барыбызга да дәвам итү зарур», – дип язган ул Телеграм каналында.
Баштарак форумының пленар утырышында Татарстан мөселманнары Дини нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул дини әдәбиятны анализлый һәм бәяли торган гомумроссия экспертлар оешмасы булдырырга өндәде.