(8 октябрь 2021) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды. Утырыш Интернет челтәрендә һәм «ТНВ» телеканалында турыдан-туры трансляцияләнде.
Истәлекле вакыйгада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты җитәкчеләре Константин Яковлев һәм Ирек Шәрипов, республиканың милли берләшмәләре рәисләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына юлламасының аерым мөһим темасы – милләтара тынычлык һәм татулык, ТР Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булды:
«Кадерле татарстанлылар! Бездә төрле өлкәләрдә масштаблы амбициоз проектлар тормышка ашырыла, зур форумнар һәм спорт ярышлары үтә. Бүген Татарстан – яшәү һәм эшләү өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе. Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы – безнең горурлык.
Россия Федерациясенең туктаусыз үсештәге, алгарышлы төбәкләренең берсе буларак, Татарстан күпмилләтле Ватаныбызның куәтен ныгытуга зур өлеш кертә.
Яшь буынны мәдәни мирас белән таныштыруда илебез Президенты Владимир Владимирович Путин башлангычы белән гамәлгә куелган «Пушкин картасы» зур мөмкинлекләр ача. Татарстанда «Пушкин картасы»н 300 меңнән артык кеше алачак, һәр катнашучыга, үзе сайлап, республиканың 80 нән артык мәдәният учреждениесендә булу мөмкинлеге бирелә.
Милләтара һәм динара тынычлык һәм гражданнар арасындагы татулык – республиканың барлык казанышлары нигезе, шулай ук киләчәк уңышларыбызның аерылгысыз өлеше булып тора.
Яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән уртак хезмәтебез, төптән уйланылган этноконфессиональ сәясәт – болар барысы да дуслык һәм үзара аңлашып яшәү мохите булдыруга ярдәм итә.
Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без республикада яшәүче барлык халык вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген ныгытуга, шулай ук татар милләтен берләштерүгә, ватандашларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтүгә аеруча зур игътибар бирәбез. Һәр милләткә үзенчәлеген саклау, мәдәниятен үстерү һәм башка халыкларның мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирү гаять мөһим. Һәркемнең кабатланмас шәхес булуын тану һәм үзара хөрмәт – гражданнар арасындагы бердәмлекнең нигезе.
Илебез халкы традицияләренең асылын кешелеккә хас төп рухи хәзинәләр тәшкил итә. Дини берләшмәләр, милли-мәдәни оешмалар, Татарстан халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы шушы традицияләрне саклауга зур өлеш кертә.
«Адым-адым – юл булыр, тамчы-тамчы – күл булыр», – ди халкыбыз. Нәкъ шулай, бары тик алга атлап, без бөтен планнарны тормышка ашыра алырбыз дип ышанам. Иң мөһиме – бу юлдан бергәләп барырга, үзгәрешләрдән курыкмаска!
Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!
ТР Президентының матбугат үзәге материаллары буенча
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге