Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан
  • Миңнеханов: Питрау хәзер – күпмилләтле, дус-тату республикабызда ел саен уздырыла торган мәшһүр мәдәни тантана

Миңнеханов: Питрау хәзер – күпмилләтле, дус-тату республикабызда ел саен уздырыла торган мәшһүр мәдәни тантана

admin 12.07.2020

(12 июль 2020) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Питрау» республика керәшен бәйрәме белән котлый. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тулы котлау текстын урнаштыра.

Кадерле дуслар!

Сезне үзенчәлекле, күңелле милли бәйрәм – Питрау уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Берничә дистә ел элек кунакчыл Мамадыш якларында элеккеге бар ямен саклап яңадан тергезелгән Питрау хәзер – күпмилләтле, дус-тату республикабызда ел саен уздырыла торган мәшһүр мәдәни тантана.

Аның «чәчәк бәйрәме» дигән матур исеме һәм кабатланмас рухы, эчкерсез шаянлыгы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе һәркемне сокландыра. Керәшеннәрнең аеруча олылаган изгеләре – апостоллар Петр белән Павел истәлегенә багышланган, риваятьләргә нигезләнгән бу бәйрәм, күптән инде чиркәү календарендәге вакыйга кысаларыннан чыгып, Татарстан халкының уртак мәдәни хәзинәсенә әйләнде.

Питрау – гасырлар дәвамында традицияләргә тугрылык, ата-бабалар мәдәниятенә һәм дин-иманына олы хөрмәт күрсәтү үрнәге. Аны халыкка кайтаруда зур роль уйнаган Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы җитәкчелеге белән бәрәкәтле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә бәйрәм хәзер гүзәл табигатьле Җөри авылында һәр елны гөрләп уза.

Быел онлайн-форматта үткәрелә торган Питрау үзенә генә хас аһәңен һәм якты рухын саклап калу өстенә, программасын һәм мәйданын тагын да киңәйтер, тагын да күбрәк халыкны җәлеп итәр дип ышанам.

Керәшен авылларында борынгы күркәм йола – Питрауда төн ката «кояшны сагалау», бергәләп таң аттыру, яңа көнне каршылау гадәте бар. Шул рәвешчә, дуслык кояшы да, яшәү дәрте өстәп, һәрчак күгебездә балкысын!

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!

Продолжить чтение

Назад: Питрәч районында Дуслык йорты ачылачак
Далее: Мөхәммәтшин: «Татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57