Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Миңнеханов Шаян әфәндегә Иранның Казандагы Генераль консулы вазифаларындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде

Миңнеханов Шаян әфәндегә Иранның Казандагы Генераль консулы вазифаларындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде

admin 02.09.2015

(2 сентябрь, 2015 ел) ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы дипломатка киләчәктә уңышлар теләдеТатарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Иранның Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян белән очрашты. 

Очрашу «Казан» халыкара ат-спорт компексының сөйләшүләр залында үтте.

Генераль консулны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасында берничә тапкыр булганы, ә Казанга Иран делегациясе килүен әйтте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, дипломат эше күчеп йөрүне һәм яңа вазыйфаларга билгеләнүгә әзер булуны күз алдында тота. Ул Рәсүл Багернежад Шаян әфәндегә Казандагы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. «Без сезнең эшегездән бик тә кәнәгать, — диде ул Шаян әфәндегә мөрәҗәгать итеп. — Сезне Татарстанда  яхшы сүз белән генә искә төшерәчәкләр». 

Рөстәм Миңнеханов Рәсүл Багернежад Шаян әфәндегә киләчәктә уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды,  http://www.tatar-inform.ru/ 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57