Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Минск өлкә депутатлар Советы делегациясе Дуслык йортында булды

Минск өлкә депутатлар Советы делегациясе Дуслык йортында булды

admin 08.02.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Минск өлкә депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая җитәкчелегендәге делегация булды. Делегацияне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов озата йөрде. (ВИДЕО) (ФОТО)

Беларусь Республикасы башкаласы парламент делегациясенең Татарстанга сәфәре 2022 елның 1 июлендә Гроднода имзаланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Минск өлкә депутатлар Советы белән хезмәттәшлеге турындагы килешүе кысаларында планлаштырылган иде.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты буенча экскурсия барышында Беларусь делегациясенә Татарстан халыклары Ассамблеясенең, шулай ук милли сәясәт өлкәсендәге ресурс үзәк буларак эшләүче Дуслык йортының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Соңыннан Казан шәһәренең «Спадчына» белоруслар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашу оештырылды. Белоруссия җәмгыяте вәкилләре Татарстанда белорус мәдәниятен саклау өлкәсендәге эшчәнлекләре, шулай ук ике дәүләт арасында халык дипломатиясе дәрәҗәсендә ике яклы элемтәләр булдыруга юнәлдерелгән проектлар турында сөйләделәр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57