(1 октябрь, 2015 ел). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Алтай Республикасы Дәүләт җыены — Әл Корылтай Рәисе Иван Белеков һәм әлеге республиканың Язучылар берлеге рәисе Бронтой Бедюров белән очрашты.
Алтай кунаклары Казанга бүген ачылган XI Халыкара төрки халыклар шигърияте фестивалендә катнашу өчен килгән иде.
Очрашуда ТР Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, әдип Разил Вәлиев тә катнашты. Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, Алтай — бөтен төрки халыкларның ватаны, нәкъ менә шунда 552 елда борынгы төркиләр анда үзләренең беренче дәүләте — Төрки каганат төзегән. Үзенең 3 ел элек Алтайга сәфәрен искә төшереп, ул Алтайның уникаль табигате Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен бәяләп бетергесез байлык булуын ассызыклады.
Алтай Республикасы парламенты башлыгы Минтимер Шәймиевкә республикада даими ярдәм итеп торган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, 2016 елда республика истәлекле датаны — алтайлыларның Россия составына керүенә 260 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Ул Минтимер Шәймиевны алда көтелгән бәйрәмгә чакырды.
Очрашу барышында ике республика арасында мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә ихтимал хезмәттәшлек юнәлешләре турында да фикер алыштылар. Минтимер Шәймиев кунакларга «Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» мәдәни-тарихи проекты турында яһәм «Яңарыш» фонды эшчәнлеге хакында сөйләде.
Иван Белеков белән Бронтой Бедюров иртәгә һәм берсекөнгә Болгар һәм Зөядә булачакларын әйтте.
Шулай ук алар Казан Кремле, ТР Милли китапанәсе белән танышачак, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Зәңгәр шәл» спектаклен караячак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды