(23 июнь, 2015 ел) Лондон галереясында Казанда ачык декоратив сәнгать әсәрләрен урнаштыру мөмкинлекләрен карыйлар
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев «Halcyon Gallery» (Англия) сәнгать галереясы вәкилләре белән очрашты. Галерея президенты Пол Грин һәм башкарма директоры Уди Шелег Казанда туган Эрнст Мәһдиев озатуында, Татарстан белән танышу һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү максатында, Казанга килделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Аларның программасында шәһәр буенча экскурсия каралган. Кунаклар “Казанның 1000 еллыгы”, “Черек күл” паркларында, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, “Хәзинә” милли сәнгать галереясында булырга тели.
Очрашу башланганда Минтимер Шәймиев кунакларны Татарстанның мәдәни тормышы белән кыскача таныштырып үтте. Ул дөньяга танылган Эрмитажның Россиядә беренче филиалын нәкъ менә Казанда ачуын хәбәр итте. Шулай ук “Яңарыш” фондының эшчәнлеге турында сөйләде.
Уди Шелег белдергәнчә, алар өчен Татарстанның беренче Президенты белән очрашу бик мөһим. “Без Сез җитәкчелек иткән вакытта республиканың зур казанышларга ирешүен һәм шулай ук мәдәният өлкәсендә дә уңышларын беләбез. Һәм хәзер дә мәдәният өлкәсе һәм мирасны саклау Сезнең өчен бик әһәмиятле. Сәнгать халыкның күңелен, рухи ягын күрсәтә, шуңа күрә без кая гына килсәк тә, иң элек кешеләр белән очрашабыз. Үзебезнең эшебезне традицияләр һәм гореф-гадәтләрне өйрәнгәннән соң гына башлыйбыз. Беренче вакытта без өйрәнәчәкбез, һәм бу иң мөһиме, — шуннан соң гына үзебезнең тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез”, — диде ул.
Пол Грин очрашуда катнашучыларга «Halcyon» галереясын тәкъдим итте. “Безнең эшчәнлектә иң мөһиме — кешеләр белән аралашу, шуңа безнең галереяның бинасы һәр җирдә һәм һәрвакыт ачык”, — дип ассызыклады ул. Аның сүзләренчә, «Halcyon» галереясында 1982 елда Лондонда нигез салына. Бүген ул Европаның иң зур галереяләрының берсе санала. Лондонда аның өч бүлеге урнашкан, ә Мумбай, Шанхай һәм Кипр утравында вәкиллекләре бар.
Эрнст Мәһдиев билгеләгәнчә, аларның Татарстанга килүенең максаты – шәһәрне җанландыру һәм туристларны җәлеп итү өчен ачык декоратив сәнгать әсәрләрен урнаштыру мөмкинлекләрен карау.
Минтимер Шәймиев галереяның эшчәнлеген тулаем хуплады.”Бу безнең өчен дә һәм бөтен дөнья өчен дә бик актуаль. Без сезнең тәкъдимнәрне тыңларга һәм хезмәттәшлек формалары турында фикер алышырга әзер”, — дип ышандырды ул.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина катнашты.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
«Татар-Информ»