(3 апрель 2015) “Ингушетия халкына, миңа хөрмәт белдерүләре өчен, чын күңелдән рәхмәт”, — диелгән телеграммада.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуровка, Назрань урамнарының берсенә аның исемен бирүләре өчен, рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Ингушетия халкының миңа хөрмәте, шәхсән Назрань мэры Алихан Тумгоевка, татар халкы улларының берсе исемен мәңгеләштерү, ике яклы хезмәттәшлекне һәм безнең республикалар арасында рухи элемтәләрне ныгыту һәм үстерү карарын кабул иткән өчен, чын күңелдән рәхмәт белдерәм”, — диелгән телеграммада.
“Доккха баркал хилда шоана! Бик зур рәхмәт!” – диелгән Ингушетия Респубикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуровка юлланган телеграммада.
Чыганак: «Татар информ» ИА