Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Минтимер Шәймиев КФУга ясаган сәфәрендә татар телен саклап калу турында сүз кузгаткан

Минтимер Шәймиев КФУга ясаган сәфәрендә татар телен саклап калу турында сүз кузгаткан

admin 28.07.2016

(28 июль, 2016 ел) ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев КФУга сәфәре кысаларында филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында булган. Биредә татар телен, милли мәдәният, тарих һәм гореф-гадәтләрне саклап калу турында сөйләшкәннәр.

sham

«Татар филологиясен меңләгән студентлар өйрәнә, ә күптән түгел төзелгән  Татаристика югары мәктәбе катнаш юнәлешләр: филология, тарих, археология һәм культурологияне берләштереп, әлеге эшне ныгытырга тиеш», — дигән фикерен җиткергән М.Шәймиев.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында да шул теманы дәвам иткәннәр. Анда тарихчылар Татарстан Дәүләт киңәшчесенә милли мирасны өйрәнгән вакытта филологлар һәм тарихчыларның хезмәттәшлек традицияләре турында бәян иткән.

«Бу хакта күбрәк сөйләшергә кирәк. Сез нинди нәтиҗәләргә ирешүегезне белеп торырга тиеш», — дип ассызыклаган Минтимер Шәймиев КФУга сәфәре азагында.

КФУның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге очрашу нәтиҗәләре буенча татар телен саклап калу һәм үстерү аспектлары турында фикер алышуны түгәрәк өстәл артында дәвам итү карары кабул ителгән.

Татар-информ материалы буенча

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57