(14 сентябрь, 2015 ел) Республиканың беренче Президенты бөтенхалык сайлауларында әлеге җиңүне искиткеч дип атадыБүген республика Президентын сайлауларда җиңү яулаган Рөстәм Миңнехановны аның эш кабинетында беренчеләрдән булып ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлады.
Республиканың беренче Президенты бөтенхалык сайлауларында әлеге җиңүне искиткеч дип атады, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
«Мондый дәрәҗә ышаныч сезгә сайлаучылар һәм Татарстан халкы алдында зур җаваплылык сала», — диде Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановка һәм 2020 елда оешуына 100 ел тулачак республика башындагы катлаулы эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.