Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Минтимер Шәймиев: «ЮНЕСКО туган телләрдә белем алуны хуплый»

Минтимер Шәймиев: «ЮНЕСКО туган телләрдә белем алуны хуплый»

admin 06.08.2019

(6 август 2019) Мәгариф системасының матди базасын үстерү балаларга туган телләрендә белем бирү өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Алабугада Х Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

093

«Без ел саен мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзибез, моны киләчәкне исәпкә алып эшләргә кирәк. Мәгарифнең матди базасына кагыла торган һәр кадак балаларга күптелле белем бирүдә тиешле шартлар тудырырга тиеш», — диде Шәймиев.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе республикада күптелле белем бирү үзәкләре челтәре төзелүен искәртте. Аның беренчесе «Адымнар» дип атала.

«Бу – тынычлык һәм килешүгә белем аша бару, бу – заманча проект. Ул әлегә өч телле һәм оттырышсыз вариант», — дип искәртте Шәймиев.

Үз чыгышында Минтимер Шәймиев рус, татар һәм инглиз телләрен белүче укытучылар әзерләүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтте.

«Мәгарифтә иң мөһиме – кадрлар әзерләү. Бу кадрлар барысын да хәл итә дигән гыйбарәгә бик тә туры килә», — дип сүзен йомгаклады Татарстанның Дәүләт киңәшчесе.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Милли коллективлар чыгышы, автосабантуй һәм ретро-ралли: Татарстанда халыкара тарихи техника фестивале узачак
Далее: Ассамблея һәм Дуслык йорты гастрольләре Минзәлә районында дәвам итте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57