Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Минзәләнең җиденче сыйныф укучыларына Дуслык һәм татулык көче турында сөйләделәр

Минзәләнең җиденче сыйныф укучыларына Дуслык һәм татулык көче турында сөйләделәр

admin 06.03.2019

(6 март 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Минзәләдә «Дуслык һәм татулык дәресләре» үткәрде. Чарада катнашкан җирле укучылар төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның мөһимлеге турында белделәр. (ФОТО)

Дәрес Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында узды.

Уроки Дружбы и согласия (г. Мензелинск) (05.03.19)

Дәрес алдыннан укучылар алдында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм Минзәлә муниципаль районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Наил Хисамбеев чыгыш ясады.

Уроки Дружбы и согласия (г. Мензелинск) (05.03.19)

Гадәттәгечә Дәрес кыска телефильмнар караудан башланды. Барлыгы 4 картинаны күрсәтелде: «Моя страна – моя география», «Ботинки», «Камил – трус», «Арбуз».

Уроки Дружбы и согласия (г. Мензелинск) (05.03.19)

Соңыннан Дәресне алып баручы балалар арасында интерактив сорау алу оештырды: укучылар милләтара тематикадагы сорауларга тырышып җавап бирделәр, үзара фикер дә алыштылар.

Чара Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы белән тәмамланды. Балалар каршында «Сантош» һинд биюе коллективы, аерым башкаручылар Тарон Егиазарян һәм Оливер Мукенди чыгыш ясады.

Уроки Дружбы и согласия (г. Мензелинск) (05.03.19)

Концерттан соң Дәреснең интерактив өлешендә иң актив катнашкан укучыларны бүләкләделәр, аларга брендлы футболкалар һәм флеш-браслетлар тапшырдылар.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында киндердә майлы буяулар белән ясарга өйрәнделәр
Далее: «Кавказ style» Татарстанның алты районында милли бию үзенчәлекләрен күрсәтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57