Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Мирас» ансамбле җитәкчесенә ТР атказанган артисты исеме бирелде

«Мирас» ансамбле җитәкчесенә ТР атказанган артисты исеме бирелде

admin 08.12.2017

(8 декабрь 2017) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рахматуллинга ТР Президенты карары буенча «Татарстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме бирелде.

Мактаулы исемне тапшыру тантанасы Г.Камал театрында «Казан» бию ансамбленең беренче юбилей концертында булды.

Әлеге концертта Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин танылган коллективның күп кенә әгъзаларына республиканың хореография сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен ТР атказанган артисты исемен бирде, рәхмәт хатларын, мактау грамоталарын тапшырды. Мактаулы исем бирелүчеләр арасында Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле сәнгать җитәкчесе, «Казан» бию ансамбленең халык инструментлары оркестры артисты Рөстәм Рахматуллин да бар.

Талантыгыз һәм осталыгызга югары дәрәҗәдә бәя бирелү белән Сезне чын күңелдән котлыйбыз!

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Чабаксарда «Рәссам-мирас» татар рәссамнары күргәзмәсе ачылды
Далее: Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре дә төшкән видеотасманы РФ ВУЗларында күрсәтәчәкләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57