Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «МираS» ансамбле концертын онлайн рәвештә Интернетта карарга мөмкин булачак

«МираS» ансамбле концертын онлайн рәвештә Интернетта карарга мөмкин булачак

admin 01.02.2017

(1 февраль, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «МираS» инструменталь ансамбленә 10 ел тулу уңаеннан оештырылган юбилей концертының турыдан-туры трансляциясен «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгы бирәчәк. Трансляция бүген 18:30 сәгатьтә башлана.

Трансляцияне сылтама аша узып карарга мөмкин.

1 февраль көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә зур концерт тамашасы була. Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «MiraS» инструменталь ансамбле «10 ел сәхнәдә» юбилей программасы белән чыгыш ясый. Әлеге чара халыкара Туган тел көненә багылшанган. Концертта бары тик тере тавыш яңгараячак. «MiraS» инструменталь ансамбле —  югары дәрәҗәдәге профессиональ коллектив.

мирас

Ансамбльнең составында 5 музыкант, аларның барысы да Казан консерваториясен тәмамлаган: Рөстәм Рәхмәтуллин – ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, баянда һәм милли гармунда уйный, Гөлнара Ярмиева — флейтачы, Лира Насыйбуллина — скрипкачы, Руслан Сафин — бас-гитарист һәм Максим Куприятнов — бәрмә уен коралларында уйнаучы.

Концертта танылган җырчылар катнашачак —  Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, ТР атказанган артисты Рөстәм Асаев, Рәфинә Ганиуллина һәм Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин: «Үз сәнгатьләре белән алар республикабызның күпмилләтле халкын сөендерәләр»
Далее: Тукай энциклопедиясе Кемерово нәшриятында бастырылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57