Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «MiraS» ансамбленең 10 яшьлек юбилеена багышланган концерт: 1 февраль көнне 18:30 сәгатьтә Филармониядә

«MiraS» ансамбленең 10 яшьлек юбилеена багышланган концерт: 1 февраль көнне 18:30 сәгатьтә Филармониядә

admin 09.01.2017

1 февраль көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә зур концерт тамашасы булачак. Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «MiraS» инструменталь ансамбле «10 ел сәхнәдә» юбилей программасы белән чыгыш ясаячак. Концертта бары тик тере тавыш яңгараячак.

miras-724x1024

Концертта танылган җырчылар катнашачак —  Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, ТР атказанган артисты Рөстәм Асаев, Рәфинә Ганиуллина һәм Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле.

«MiraS» инструменталь ансамбле 2007 елда Н.Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин инициативасы белән туа. Коллективның җитәкчесе — Халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе доценты Рөстәм Рәхмәтуллин. Ансамбль тәүге тапкыр 2007 елның декаберендә Ташкент шәһәренең Навои исемендәге опера һәм балет театрында чыгыш ясый.

«MiraS» инстурменталь ансамбле күп кенә музыкаль конкурслар җиңү яулады, төрле фестивальләрдә катнашты: «Татар моңы» I Халыкара телевизион конкурса-фестиваль (Казан, 2009 ел), «Art dialogues» III Халыкара фестиваль (Стамбул, 2012 ел), «Музыка для вас» шәһәр фестивале (Казан, 2015 ел), чит ил һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә узучы Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең даими катнашучысы (2008-2016 ел).

2013 елдан «MiraS» ансамбле Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты канаты астына алына һәм аның визит карточкасы булып формалаша.

Ансамбльнең репертуар төрлелеге бай: рус, татар һәм чит ил классикасы, дөнья халыклары музыкасы, Идел буе халыкларының фольклор музыкасы һәм, әлбәттә, яңа яңгыраштагы татар халык җырлары һәм халык бию көйләре.

Ансамбльнең составында 5 музыкант, аларның барысы да Казан консерваториясендә укып чыккан: Рөстәм Рәхмәтуллин – ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, баянда һәм милли гармунда уйный, Гөлнара Ярмиева — флейтачы, Лира Насыйбуллина — скрипкачы, Руслан Сафин — бас-гитарист һәм Максим Куприятнов — бәрмә уен коралларында уйнаучы.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57