Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Мистер этно – 2015” исеменә карелия актеры ия булды

“Мистер этно – 2015” исеменә карелия актеры ия булды

admin 29.09.2015

(29 сентябрь, 2015 ел) “Мистер этно – 2015” конкурсының төп призын Карелия Милли театры актеры Андрей Горшков яулады, дип хәбәр итә республиканың Мәдәният министрлыгы мәгълүмат үзәге.

article25214

Конкурсның финалы 25 сентябрьдә Ульяновск шәһәрендә үтте. “Мистер этно – 2015” исеменә 18дән алып 30 яшькә кадәрге 12 ир-ат ярышты. Катнашучылар жюрига этно-визитка тәкъдим иттеләр, милли киемнәр күрсәттеләр, иҗади чыгыш ясадылар һәм милли ризык әзерләделәр. Иҗади ярышта корелия актеры үзе язган рэпны милли телдә укыды. Җиңүче исеме белән беррәттән Андрей Горшков төп приз – алтын сәгатькә ия булды.

“Җан атып торган барлык тамашачыларга рәхмәт әйтәм. Шулай ук барлык жюри әгъзаларына һәм Ульяновск шәһәренә рәхмәтемне белдерәм”, — дип сөйләде җиңүче. Конкурсның барлык катнашучылары да диплом, бүләк һәм кубоклар алдылар.

Мәгълүмат  http://nazaccent.ru сайтыннан алынды

Продолжить чтение

Назад: Казан сәхнәсендә Үзбәкстанның халык артисты концерты гөрләп үтте
Далее: Карелия вәкилләре Татарстан халыкларының Дуслык Йортында булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57