Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • МИУ ректоры Дамир Хәйретдинов “Иске Мәскәүнең татар табышмаклары” турында бәян итмәкче

МИУ ректоры Дамир Хәйретдинов “Иске Мәскәүнең татар табышмаклары” турында бәян итмәкче

admin 22.03.2016

(22 март, 2016 ел) 24 март көнне сәгать кичке 6да Асадуллаев йортында Мәскәү ислам университеты ректоры, этнолог, тарих фәннәре кандидаты Дамир Хәйретдинов “Иске Мәскәүнең татар табышмаклары” темасына чыгыш ясарга җыена.

Бу хакта Мәскәүнең татар ирекле сүзе – МТСС сайты хәбәр итә.

Аерым алганда, Мәскәүнең татарларга бәйле төрле замандагы тарихи очерклары сериясенең дәвамы булган әлеге чара милләттәшләргә бәйле сер пәрдәсен беркадәр ачар дип көтелә. Мәскәү шактый иске шәһәр булып, аның серләре дә биниһая. Элек чит ил сәяхәтчеләре Мәскәү турында ниләр язган? Кремль манаралары очында ике башлы бөркетләргә кадәр нәрсә торган? Шәһәр үсешенә татарларның өлеше нинди булган? Һәм тагын киң җәмәгатьчелек белеп бетермәгән фактлар шушы чараларда калкып чыга, шуның белән мавыктырып, үзенә бөтереп ала.

Лекциягә керү – бушлай.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57