Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Многоликая Россия” Татарстанда

“Многоликая Россия” Татарстанда

admin 20.10.2015

(20 октябрь, 2015 ел) 27 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр Татарстан башкаласында “Многоликая Россия” Россия халыкларының милли уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрларының III Россиякүләм фестиваль-конкурсының регионара этабы үтәчәк.

Фестиваль “Культура России” Федераль программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Фестивальнең оештыручылары – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт халык иҗаты йорты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге.

Россия Дәүләт халык иҗаты йортына быел 100 ел тула. Фестивальнең әлеге вакыйгага туры килүе игътибарга лаек.

Фестивальнең катнашучылары – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чуаш, Мари Эл Республикалары, Диңгез буе, Пермь, Түбән Новгород, Самара, Тула өлкәләре, Мәскәү шәһәре.

Коллективларны 28 октябрь көнне “Ливадия” шифаханәсендә караячаклар.

Фестиваль-конкурсның гала-концерты 29 октябрь көнне Г.Тугай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтәчәк. Башлана 17:00 сәгатьтә.

Мондый фестиваль Татарстан Республикасы башкаласында 2010 елда узган.

Мәгълүмат ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57