(15 февраль, 2016 ел) Каһарман татар шагыйре Муса Җәлил юбилеена багышланган чаралар дәвам итә. Бүген Казанның “Мир” кинотеатрында 15.00 сәгатьтә “Моабитская тетрадь” киносы тәкъдим ителә.
Заманында “Моабитская тетрадь” картинасы зур экраннарга чыккач, татарлар турында да бәян иткәч, халкыбыз өчен зур горурлык булды.
Фильмда татар көйләре дә яңгырый, Сабан туе күренешләре, татар авыллары да сурәтләнә. Әлеге күренешләрне Муса Җәлилнең кызы әзерләгән икән. Татар халкының бөек улы турындагы “Моабитская тетрадь” фильмында катнашкан кайбер актерлар, шөкер, бүген дә исән. Картинаның режиссер ассистенты, М.Җәлилнең икенче никахтан туган кызы – Люция Муса кызы Җәлилованың фильмны төшерүгә бәйле истәлекләре турында узган ел без язма да әзерләгән идек.
Кинопробада Г.Камал театрыннан Наил Дунаев, Рифкать Бикчәнтәев, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Марсель Сәлимҗанов катнаша. Әзһәр Шакиров фильмда шагыйрь Абдулла Алиш ролен башкара.
Фильмны режиссер Леонид Квинихидзе 1968 елда төшергән. Кинотасмада сүз Бөек Ватан сугышы вакытында Җәлилнең дошманга әсирлеккә төшкән һәм немец концлагерына эләккән чорын тасвирлый. Җәлил һәм аның курку белмәс көрәштәшләре 1944 елны 23 августында җәзалап үтерелә.