Россия матбугаты көнендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар журналистлары, масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты, республиканың медиа җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
Журналистларның һөнәри бәйрәме быел Россия прокуратурасының 300 еллыгы белән туры килде, кичә илнең көч структуралары әлеге вакыйганы билгеләп үтте.
«Без, дәүләт хакимияте органнары өчен сез, журналистлар, прокурорлар кебек, хакимият сезне тыңлый һәм тиешле карарлар кабул итә, сезнең басма сүзегез, теле- һәм радиосюжетларыгыз һәрвакыт безнең эштә юл күрсәтүче булып тора», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген билгеләп.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия матбугаты көне 1991 елда Россия Югары Советы карары белән гамәлгә куелган, ә «Ведомости» газетасының беренче саны өч гасыр элек, 1703 елның 13 гыйнварында чыккан.
«Кодрәте чиксез булган сүз белән сез зур кыйммәткә ия ориентирлар формалаштырасыз, өстенлекләрне билгелисез, абунәчеләргә һәм тамашачыларга фикерләр төрлелеге шартларында үзе өчен мөһим булганын ачыкларга ярдәм итәсез, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга, – глобальләшү шартларында, яңа мәгълүмати технологияләр барлыкка килү шартларында журналист әйдәп баручы ролендә кала».
Парламент башлыгы сүзләренә караганда, республика Дәүләт Советы мәгълүмати ачыклык һәм үтә күренмәлек принципларына таяна.
«Без Россиянең төбәк парламентлары арасында беренчеләрдән булып утырышларны Интернетта онлайн режимда трансляцияләүне оештырдык, шул ук вакытта традицион теле-, радиоэфирлардан баш тартмадык, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин, – барлык комитет һәм эксперт советлары утырышлары ММЧ өчен ачык режимда уза. Гомумән алганда, без оператив җавап бирү өчен барлык заманча мөмкинлекләрне, шул исәптән социаль челтәрләрне һәм Интернетны кулланабыз».
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең милли матбугат традицияләрен саклый торган аз санлы төбәкләренең берсе булып кала. 425 басма массакүләм мәгълүмат чараларыннан 209 газета һәм 150 журнал – рус телендә; 122 газета һәм 47 журнал – татарча, 5 газета – чуваш телендә; берсе – удмурт телендә нәшер ителә.
Дәүләт Советы Рәисе журналистларга пандемиягә каршы көрәштә зур өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде. Күп кенә корреспондентлар «кызыл зоналарда» эшләгән.
«Сезнең ярдәм белән кешеләр бу чирнең авыр нәтиҗәләрен һәм вакцинация кирәклеген аңлады. Бу эшне һичшиксез дәвам итәргә кирәк», – дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
Сүз дә юк, бүген киләчәккә планнар да каралды. Парламент башлыгы әйтүенчә, ел зур вакыйгаларга бай булачак. 2022 нче ел Татарстан Президенты тарафыннан цифрлаштыру елы дип игълан ителде.
«Узган очрашуда без медиатармакның цифрлы трансформациясе турында сөйләштек. Шунысы сөендерә, «Татмедиа» агентлыгы бу амбициоз бурычны тулаем үтәп чыга, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – холдингның массакүләм мәгълүмат чаралары заман белән «бергә атлый», социаль челтәрләрдә уңышлы эшлиләр. Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә шәһәр һәм район басмаларының, шулай ук «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының матди-техник тәэмин ителеше арта».
Зур вакыйгалардан Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуын, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен, волейбол буенча дөнья чемпионатын, Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Киләсе елда парламент шулай ук иҗади берлекләр, шул исәптән журналистлар берлеге белән хезмәттәшлекне көчәйтергә ниятли.
Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, бүгенге көндә журналистлардан деструктив процессларга мәгълүмати каршы тору, фейк яңалыкларны фаш итү мәсьәләләренә аерым игътибар таләп ителә. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә узган елда Дәүләт Советына Юлламасында басым ясады.
«Сез илебез журналистикасының 300 елдан артык тарихында булган иң яхшы традицияләрне дәвам итәсез. Сайлаган эшегезгә җаваплы каравыгыз һәм тугрылыклы булуыгыз, битараф булмавыгыз өчен рәхмәт белдерәм», – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга, бәйрәм белән котлап һәм барысына да иминлек теләде.
Фәрит Мөхәммәтшинның журналистлар белән традицион очрашуы Татарстан халыклары дуслыгы йортында узды, чөнки бу ел илебездә Россия халыкларының мәдәни мирас елы дип игълан ителде.
«Татарстан җирендә яшәүче төрле халыкларның бердәмлеген һәм татулыгын ныгыту — безнең уртак максатыбыз, – дип басым ясады парламент җитәкчесе, – узган елда республикада узган Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланган эшләр дәвам итәчәк».
Парламент җитәкчесе «Татарстан» журналына 100 ел» фотокүргәзмәсе экспозициясе һәм медиатармакта инде күп еллар эшләүче гаиләләргә багышланган «Династия» күргәзмәсе белән танышты.
«Династия» күргәзмәсе – «Татмедиа»ның яңа проектларының берсе, ул журналист һөнәре берләштергән гаиләләр турында сөйли.
«Һәрвакыт вакыйгалар уртасында булу, иң мөһим, кызыклы мәгълүматны беренче булып табу һәм укучыларга, телетамашачыларга, радио тыңлаучыларга, социаль челтәрләр һәм мессенджерлар кулланучыларына җиткерү, алгы сызыкта булу — бу яшәү рәвеше», – дип билгелиләр күргәзмәне оештыручылар.
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин медиа бергәлекнең аеруча тырыш вәкилләренә бүләкләр тапшырды. «Татмедиа» акционер җәмгыятенең медиа-директоры Әлфия Әдиятова, «Әтнә таңы» газетасы мөхәррире Хәмит Бадыйков, «Яңарыш» мәгълүмат-нәшрият үзәге (Удмурт Республикасы) мөхәррире Рәмзия Габбасова, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов, «Ватаным Татарстан» газетасының бүлек мөхәррире Гөлгенә Гыйльманова, «Безнен мирас» журналы баш мөхәррире урынбасары Фирдәүс Зарифуллин, «Челнинские известия» газетасы хәбәрчесе Лариса Куренщикова һәм башкалар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.