Бу көннәрдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аны федераль дәрәҗәдә һәм дөнья масштабында танылган зирәк сәясәтче, көчле шәхес дип бәяләде.
«Һичшиксез, Татарстанның алдынгы, тотрыклы үсеше, күпмилләтле һәм төрле диннәр тотучы халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеменә тыгыз бәйләнгән. Тарихыбыз борылыш кичергән катлаулы елларда ул хокукый һәм демократик тәртип нигезендә, республиканың киләчәген төзү идеясе тирәсендә халыкны берләштерүгә иреште. Моның өчен никадәр зирәк акыл, җаваплылык һәм сәяси ихтыяр көче кирәк булуын без хәзер генә аңлыйбыз. Аның тарафыннан формалаштырылган «Татарстан моделе» хәзергә кадәр күп кенә илләрнең сәясәтчеләре игътибарын җәлеп итә», – дип белдерде парламент җитәкчесе.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, Минтимер Шәрип улында сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе өчен иң кыйммәтле сыйфатлар бар: кешеләрнең ышанычы һәм халык теләктәшлеге, хезмәттәшләре алдында абруе һәм оппонентларының ихтирамы.
«Сәясәтче буларак Минтимер Шәриповичның уникаль үзенчәлеге – эшлеклелек һәм конструктивлык, төрле-төрле, еш кына капма-каршы фикерләрне килештерә белү. Шул ук вакытта ул принципиаль моментларда тәвәккәл, ныклы һәм эзлекле», – ди ул.
Дәүләт Советы рәисе әйтүенчә, нәкъ менә Минтимер Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды һәм катлаулы чорда барлык дәрәҗәдәге хакимият, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен шул мәктәпнең иң абруйлы беренче укытучысы булды.
«Яшермим, мин әлегә кадәр күп нәрсәне аңларга һәм кемнедер күндерергә, дөрес карарлар кабул итәргә аңардан өйрәнәм. «Дәлилләрең булмаса, беркайчан да кешеләр янына чыкма, ә аргументларың бар икән, алар тимер булырга тиеш», – дигән сүзләре гомергә истә калган», – ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев 20 гыйнварда 85 еллык юбилен белгеләп үтә.