Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөхәммәтшин: Татарстан Президенты югары тизлектә яшәргә күнеккән

Мөхәммәтшин: Татарстан Президенты югары тизлектә яшәргә күнеккән

admin 01.03.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның энергиясе, тәҗрибәсе һәм үзенә хас эш стиле ярдәмендә республика Россиянең чәчәк атучы төбәкләренең берсе булды. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Аның сүзләренә караганда, республиканы җитәкләүне кабул итеп, Рөстәм Миңнеханов фикердәшләр командасын формалаштырды һәм Татарстанның үсеш стратегиясен алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүгә юнәлдерде. Нәтиҗәдә, Татарстан динамик үсүче төбәк, сәяси тотрыклылык, милләтара тынычлык һәм татулык территорияләре позициясен ныгытты.

«Рөстәм Миңнеханов барыбызга да үтә дә югары эш темпы бирә. Иртәдән авыл районында булып, ул шул ук көнне чит илләрдә сөйләшүләрдә булырга мөмкин. Президентыбыз һәрвакыт очышларда, әле бит республика эчендә дә зур эш фронты бар. Барлык сорауларга да диярлек ул шәхсән үзе катнаша, аларны хәл итә һәм уңышларга ирешә. Көн саен шулай. Татарстан Президенты — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры, берничә тапкыр автомобиль узышлары призеры һәм җиңүчесе, югары тизлектә яшәргә күнеккән», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57