Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөхәммәтшин: «Без «сугышка – юк, булсын тынычлык, бу планетада яшүче халыклар арасында аңлашу хөкемсөрсен» дибез»

Мөхәммәтшин: «Без «сугышка – юк, булсын тынычлык, бу планетада яшүче халыклар арасында аңлашу хөкемсөрсен» дибез»

admin 07.05.2018

(7 май 2018) Җиңү көне алдыннан М. Горький паркында Мәңгелек ут һәм Билгесез солдат монументына чәчкләр салу тантанасы узды. Бәйрәм чарасында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган әлеге акциядә Дәүләт Советы депутатлары, чит ил студентлары, республиканың милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Чара Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе тарафыннан оештырылды.

27306_pic

Чәчәк салу тантанасыннан соң акциядә катнашучылар төрле телләрдә Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр сөйләделәр.

Республика башлыгы, ТР Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин барлык катнашучыларны киләсе Җиңү көне белән котлады. Ул сугыш хәтерен ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре генә түгел, ә яшьләр дә кадерләп саклавын, аларның да бердәм Җиңүнең ничек авыр бирелгәнлеген аңлавын әйтте.

«Без бүген барысына – безнең гражданнар белән беррәттән фашистларга каршы көрәшкән башка ил вәкилләренә – үз хөрмәтебезне җиткерәбез», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

27310_pic

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән.

«Республиканың дүрттән бер өлеше диярлек фронтка озатылган. Калганнар – өлкәннәр дә, хатын-кызлар да, балалар да – Җиңү көнен тылда, басу-кырларда һәм фермаларда, сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куеп якынайтканнар. Кызганыч, 350 меңгә якын татарстанлы сугыштан исән кайтмады, алар бу Җиңү, безнең киләчәгебез өчен яу кырында ятып калды», – дип сөйләде ул.

27316_pic

Составында яшьләр бүлеге дә булган Татарстанның халыклар Ассамблеясе җәмгыятькә төрле халыклар арасында дуслык, татулык һәм тынычлык ничек урнашканын аңлату максатыннан зур хезмәт куя.

«Милли киемнәрен кигән кешеләрне күрү ничек рәхәт, аларның үз теле, гореф-гадәтләре. Ә яхшы традицияләр һәм гореф-гадәтләрдән башка нык дуслык һәм аңлашу да була алмый», – дип сөйләде ТР Дәүләт Советы рәисе.

ТР Дәүләт Советы

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында Бөек Җиңү көненә багышланган күргәзмә: 7 май көнне 16:00 сәгатьтә
Далее: “Татар кызчыгы -2018” финалында сигез кыз көч сынаша

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57