Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөхәммәтшин: «Иң мөһиме Конституциядә күпмилләтлелек, Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау беркетелгән»

Мөхәммәтшин: «Иң мөһиме Конституциядә күпмилләтлелек, Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау беркетелгән»

admin 16.06.2020

(16 июнь 2020) Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлардан Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча яшьләр арасында аңлату эшләре алып барырга сорады.

Бу хакта бүген парламент башлыгы Covid-19 пандемиясе чорында татарстанлыларга ярдәм итүче активистлар белән очрашуда әйтте.

«Сездән, волонтерлардан халык белән эшләүне, тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең асылын яшьләргә аңлатуны сорар идем», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Хәзер Конституциянең 114 маддәсенә төзәтмә кертү турында фикер алышалар. «Бу илебез тарихында беренче тапкыр эшләнә», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул Россия Президенты Владимир Путин вәкаләтләренең бер өлешен хакимиятнең вәкиллекле органнарына тапшырып, Россия җәмгыятен демократизацияләүгә юнәлдерелгән кайбер зур үзгәрешләр тәкъдим итте, дип өстәде.

«Иң мөһиме күпмилләтлелек, Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм мәдәниятләрен саклау беркетелгән. Премьер-министрны билгеләгәндә, Россия Хөкүмәтен оештырганда фикер алышу өчен мөмкинлек булдырыла. Болар барысы да хәзерге шартларда безнең халыкны тагын да ныграк берләштерергә ярдәм итәчәк. Менә сез, волонтерлар, бәла килгәч берләштегез, без күпмилләтле Россиянең киләчәге, уңышлары хакына берләшербез», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Covid-19 пандемиясе аркасында килеп чыккан кризислы вазгыятьтән чыгу өчен РФ Хөкүмәте программа әзерләгән, аның буенча 5 трлн сум каралган.

«Миллиардлаган акча аз керемлеләргә, бизнеска, халыкның башка категорияләренә ярдәм итү өчен сарыф ителә. Бу күп нәрсә турында сөйли», — диде ул.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортында туры эфирда грузин биюе буенча мастер-класс үтте
Далее: Дуслык йортында туры эфирда узбәк биюе буенча мастер-класс үтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57