Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөхәммәтшин: «Шәһәр һәм муниципаль районнардагы Дуслык йортлары республика хакына эшлиләр»

Мөхәммәтшин: «Шәһәр һәм муниципаль районнардагы Дуслык йортлары республика хакына эшлиләр»

admin 06.09.2019

(6 сентябрь 2019) ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың биш районында эшләүче Дуслык йортларына микроавтобуслардан ачкычлар тапшырды. (ФОТО)

 

Фарид Мухаметшин вручил ключи от автобусов Домам дружбы пяти районов республики

Автобуслар тапшыру тантанасы Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты каршындагы мәйданчыкта узды. Транспортны Азнакай, Апас, Чүпрәле, Яңа Чишмә һәм Спасс районнары вәкилләре алды.

«Президент шәһәр һәм муниципаль районнардагы Дуслык йортларының республика уңаена эшләүләрен һәм, аларга һәрьяклап ярдәм итәргә кирәклеген күрә һәм яхшы аңлый. — дип сөйләде Ассамблея Советы рәисе. — Шул ук вакытта республика җитәкчелеге җирлекләрдә милли-мәдәни автономияләрнең иҗат коллективлары эшчәнлеген активлаштыру һәм көчәйтү белән кызыксына. Чөнки коллективлар күрше районнарга концертлар белән чыга, башка шәһәрләрдә һәм районнарда узучы бәйгеләрдә һәм бәйрәмнәрдә катнаша, үз тәҗрибәләре һәм уңышлары белән бүлешә ала. Мондый хезмәттәшлек киләсе Бөек Ватан сугышының 75-еллыгы һәм ТАССРның 100-еллыгы кебек зур юбилей чаралары алдыннан аеруча да мөһим. Бүген тапшырылган автобуслар шушы эшләрдә сезгә ярдәм итсеннәр».

Фарид Мухаметшин вручил ключи от автобусов Домам дружбы пяти районов республики

Татарстан халыклары Ассамблеясенең район ресурс үзәкләренә транспорт тапшыру тәүге тапкыр гына үтми. 2016 елны автобуслар Казан шәһәре, Түбән Кама, Нурлат, Тәтеш һәм Менделеевск районнары Дуслык йортларына тапшырылган иде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» – «Казанское полотенце» фестивале лауреатлары чыгыш ясады
Далее: Америка белгечләре Татарстанда мигрантлар белән алып барылучы эшне югары бәяләделәр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57