Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөселман кино фестиваленең бәйге программасына 65 фильм керде

Мөселман кино фестиваленең бәйге программасына 65 фильм керде

admin 12.07.2018

(12 июнь 2018) XIV Мөселман кино фестиваленең бәйге программасына 65 фильм керде. Ул Казанда 4-10 сентябрьдә үтәчәк. Фестивальнең картиналар исемлеге «Милли бәйге» номинациясенә кергән 15 фильм белән тулыланды.

Бәйгедән тыш программа кысаларында православие һәм башка диннәр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында («Мәдәниятләр диалогы» секциясе), яшь кинематографистлар эшләре («Кинопробы» секциясе), «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме режиссерлары фильмнары һәм «Балалар кино дөньясы» секциясе кысаларында балалар өчен фильмнар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Египет, Япония, Монголия һәм Һиндстан кино көннәре, ретроспективалар күрсәтү, «Хозур-ТВ» телеканалы презентациясе һ.б. үтәчәк.

«Ривьера» күңел ачу комплексындагы Grand Cinema 3D Port Cinema һәм «Мир» кинотеатры бәйгенең төп мәйданчыклары булачак. Фестивальнең ачу тантанасы  «Пирамида» күңел ачу комплексында, ябылу тантанасы «Эрмитаж» концерт-холлында узачак.

Искәртергә кирәк, быел фестивальнең оештыру комитеты рекорд санда гаризалар кабул иткән — 56 илдән 654 гариза, шул исәптән Татарстаннан 30 гариза кабул ителгән.

Казан Мэриясе

Продолжить чтение

Назад: Туган көнегез белән котлыйбыз!
Далее: 2019 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда үтәчәге билгеле

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57