Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөселман киносы фестивале якынлаша

Мөселман киносы фестивале якынлаша

admin 10.08.2016

(10 август, 2016 ел) Татарстанның брендына әверелгән Казан халыкара мөселман киносы фестивален быел да киң колач белән уздырырга җыеналар. Башка еллардан аермалы буларак Россиядә төшерелгән фильмнарга һәм яшь иҗатчыларга  игътибар зур булачак, дип ышандыра проект авторлары.

97083138a8222f327ef47aa340f193c8_L

Казан мөселман киносы фестивале быел 5-11 сентябрьдә үтәчәк. Җиденче тапкыр узучы кинофорумның  конкурс программасы да  игълан ителде. Тик анда Татарстан әсәрләренең генә аз булуы күңелне борчый…  Форумда бүләк алуга дәгъва кылучылар исемлегенә дөньяның 33 иленнән 60 фильм кертелгән. Ә номинацияләргә килгәндә: «Тулы метражлы уен фильмы», «Кыска метражлы уен фильмы», «Тулы метражлы документаль», «Кыска метражлы документаль» һәм «Анимация фильмы», шулай ук Россиянең яшь режиссерлары төшергән альманахлар («Яшь Россия» позициясе).

Исегезгә төшереп узабыз Казан фестивалендә катнашуга быел 700дән артык гариза алынды. «Тулы метражлы уен фильмы» номинациясендә быел Россиядән бер фильм  – Якут режиссеры Сергей Потапов төшергән «Божество Дьесегой» («Илаһи зат Дьесегой») картинасы кертелде.

Быел жюри ике секциядә эшлиячәк. Беренчесе төп конкурс программасына кертелгән хезмәтләрне тикшерсә, икенчесе «Яшь Россия» номинациясендәге әсәрләргә бәя бирәчәк. Әлеге яңалык  фестивальдә  яшь режиссерларның күп катнашуыннан килә. Яшь иҗатчылар хезмәтләренә тиешле игътибар күрсәтергә телибез, дип хәбәр итә оештыручылар.

Төп конкурс программасына кергән картиналарны мәртәбәле кино белгечләре тикшерәчәк: режиссер,сценарист, продюсер Сиддик Бармак (Афганистан/Франция); режиссер, кинооператор Усман Сапаров (Төрекмәнстан); режиссер, сценарист Йосып Разыков (Узбәкстан/Россия); кинооператор Валерий Севастьянов (Татарстан).

«Яшь Россия» номинациясендәгеләргә  – режиссер, сценарист, актер, композитор Юрий Быков һәм режиссер, сценарист, продюсер Алексей Барыкин (Татарстан) бәя бирәчәк.

2016 елдагы кинофорумның жюри рәисе – кинорежиссер,  Россиянең халык артисты, «Холодное лето пятьдесят третьего», «Опасный возраст», «Живи и помни»,  «Доктор Живаго» (2006) һ.б. картиналар авторы Александр Прошкин.

Халыкара фестивальдә Татарстан режиссерлары эшләре нибары «Тулы метражлы документаль», «Кыска метражлы документаль» номинацияләренә генә кертелде. Бу – Ренат Хәбибуллинның «Мечеть Марджани. История воплощенных традиций» («Мәрҗани мәчете. Гәүдәләнгән традицияләр тарихы») һәм Руслан Вәлиевнең «ЗК» фильмнары.

Интертат

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57