Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөселман киносы фестивале: яңа җитәкче, яңа урыннар

Мөселман киносы фестивале: яңа җитәкче, яңа урыннар

admin 26.07.2016

(26 июль, 2016 ел) Казан мөселман киносы фестивале быел 5-11 сентябрь көннәренә тәгаенләнгән. XII халыкара мөселман киносы фестиваленең җитәкчесе итеп танылган продюссер  Миләүшә Айтуганова билгеләнгән.

359948aa837ef6bf08f1c47c9494c0a2_L

Проект авторларыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел кинофорумда катнашырга дөньяның 50 иленнән режиссер һәм продюссерлардан 700 ләп гариза алынган. Картиналарны сайлап алу комиссиясен Мәскәү тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев җитәкләде. Фестивальнең  шорт-листы да тәгаенләнде. Быел 60 номинат фестиваль призлары өчен көрәшәчәк.

Конкурс программасы хакында тулы мәгълүмат август аенда  хәбәр ителәчәк. 2016 елдагы кинофорумның жюри рәисе – кинорежиссер,  Россиянең халык артисты, «Холодное лето пятьдесят третьего», «Опасный возраст», «Живи и помни»,  «Доктор Живаго» (2006) һ.б. картиналар авторы Александр Прошкин.

Быелгы фестиваль чаралары Россиядә Кино елы шигаре астында уза. Киноларны күрсәтү мәйданнары да күбрәк җирне колачлый.  «Родина», «Мир»,  «Корстон», Казан кремле, Иннополис һәм «Смена» заманча мәдәният үзәгендә дә фестиваль программасына кертелгән картиналарны тамаша кылырга мөмкин булачак. Шулай ук ачык һавада да яраткан фильмнарны күрә алачакбыз.

Фестиваль барышында татар классиклары тормышына, иҗатына багышланган әсәрләр дә тәкъдим ителәчәк. М. Җәлил, Г.Тукай, Г.Әпсәләмов – әнә шундыйлардан. Россиядә кино елы уңаеннан Татарстанга нисбәтле данлыклы киноактерлар: Сергей Шакуров, Чулпан Хаматова, Константин Лопушанский һ.б. шәхесләргә дә зур игътибар күрсәтеләчәк. Гомумән, Россия картиналары игътибар үзәгендә булыр дип көтелә.

Фестивальнең белем бирү өлешендә  «Кино вакыты» II яшьләр форумы да оештырылачак. Әлеге проект та профессиональлар арасында зур кызыксыну уяткан иде. Бу юлы форумда  төрле презентация һәм мастер-класслар узачак. Аларны Россиянең танылган кинобелгечләре үткәрә, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Интертат

Продолжить чтение

Назад: «Мәчетләрдә булса да татар теле саклансын иде»
Далее: «Милләтебез хәзинәләре» сменасында балалар татар милләтенең гореф-гадәтләрен өйрәнәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57