Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөселман киносы фестиваленә 1000гә якын гариза кабул ителгән

Мөселман киносы фестиваленә 1000гә якын гариза кабул ителгән

admin 04.07.2018

(4 июль 2018) XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең оештыру комитеты, АКШ, Европа, Азия, Көньчыгыш илләрен кертеп, дөнья буйлап 56 илдән 967 гариза кабул иткән. Татарстан Республикасы кинематографистларыннан 30 уен, документаль һәм анимацион фильм килеп ирешкән.

Сайлап алу комиссиясен Россиянең кино белгече Сергей Лавреньев җитәкли.

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау группасы партнерлыгында үтәчәк. Фестивальнең ачылу тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында, ә ябылу тантанасы «Эрмитаж» концерт-холлында узачак.

Тәүге тапкыр чараның төп программасы «Ривьера» күңел ачу комплексының «Grand Cinema 3D Port Cinema» кинотеатрында үтәчәк. Параллель программа «Мир» кинотеатры мәйданында оештырылачак.

Чара кысаларында Халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре форумы үтәчәк. Анда Итали, Бөекбритания, Швейцария, Египед, Төркия, Хорватия, Нигерия киноменеджерлары катнашачак.

ТР Мәдәният министрлыгы

Продолжить чтение

Назад: Илдар Гыйльметдинов: «Туган телләрне саклап калу мөһим»
Далее: Казанда төрле ил һәм халыкларның чәй эчү гадәтләре белән таныштырачаклар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57