(16 сентябрь, 2015 ел) Марокко, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган. Татарстаннан анда 500дән артык мөгаллим катнашуы көтелә29-30 сентябрьдә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Аны ачу тантанасы “Казан” милли мәдәният үзәгендә 29ы көнне сәгать 10га билгеләнгән.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Казан федераль университеты һәм Россия ислам институты белән берлектә оештырган быелгы җыенда Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә мөселманнарның дини гыйлем бирү белән бәйле мәсьәләләр, аерым алганда, ислам мәгарифе өлкәсендә федераль законнар, балалар өчен мөселман лагерьларен оештыру, мәчетләр каршында эшли торган курсларда укытучылар гыйлемен күтәрү турында фикер алышу көтелә. Җыенда катнашучыларны үрнәк дини уку йортлары тәҗрибәләрен уртаклашу, дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлек итү юлларын барлау, дини мәгарифтә стандартлар кертү турында сүз алып бару күздә тотыла.
Чарага, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Марокко, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган. Татарстаннан анда 500дән артык мөгаллим катнашуы көтелә, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.
Аерым алганда, форум программасында каралганча, Мароккода бүген шәригать фәннәрен укыту дәрәҗәсе, тәҗрибәсе һәм аның офыклары; Һиндстанның мөселман уку йортларында белем бирү процессын оештыру һәм гамәлгә ашыру, дини фәннәрне өйрәнгәндә гендерлы бүлү принциплары турында чит ил кунаклары шушы форумда бәян итмәкче. Татарстан галимнәре, дини даирә вәкилләре чыгышлары исә түбәндәге мәсьәләләрне ачуга корыла: “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү; дини оешмаларда яшьләр белән эшләүнең һәм социаль эшчәнлек оештыруның заманча алымнары һәм таләпләр; КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәгенең ТРда ислам мәгарифе системасын реформалаудагы роле; урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын кертү: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары, шушы стандартларга туры китереп, уку фәннәренең эш программаларын/укыту-методик комплексларын эшкәртүдә эшне оештыру һәм гамәлгә ашыру; мәдрәсәләрдә практика һәм чыгарылыш сынауларын оештыру; Россиядә дини белем бирү оешмаларын җәмгыяви аккредитацияләү мәсьәләләре; имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы әзерләгәндә киң мәгълүматлылык формалаштыру һәм компетентлы якын килү; мәчет каршындагы курсларда дингә өйрәтү, шулай ук мөселман лагерьлары оештыру проблемалары һ.б. Форум азагында резолюция кабул итү күздә тотыла.
Тагын шуны билгеләп үтик: дин гыйлеме бирүче мөгаллимнәр җыены 2011 елдан бирле уздырылып, ул дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү мәйданчыгы ролен башкаруын дәвам иттерә.
Мәгълүмат http://tatar-congress.org/2015/ сайтыннан алынды.