(12 февраль) Җиңүчегә Казан осталары эшләгән түбәтәй һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Иртәгә Удмуртия Республикасының Можга каласында “Татар егете-2015” республика конкурсының финал өлеше була. Чара “Свет” мәдәни-спорт комплексында уздырыла.Конкурсның финал өлешендә 16-35 яшьлек 6 егет катнаша. Алар: “Татар егете кем ул?” темасына үзләрен тәкъдим итәргә, сорауларга җавап бирергә һәм үзләрен иҗади яктан күрсәтергә тиеш. Егетләрнең булганлыгына Удмуртия Республикасы татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова рәислегендәге жюри бәя бирә.
Конкурс җиңүчесенә Казан осталары эшләгән түбәтәй һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Конкурс программасыннан тыш, тамашачыларга Ижевск һәм Можга шәһәрләренең иҗат коллективлары чыгышы да тәкъдим ителә.