Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Муса Җәлил образы – сынлы сәнгатьтә

Муса Җәлил образы – сынлы сәнгатьтә

admin 22.02.2016

(22 февраль, 2016 ел) 2016 елның 15 февралендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шушы вакыйгага багышлап, Казанда, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә күргәзмә ачылды.

imgi00011

Күргәзмәдә Татарстан рәссамнарының 30дан артык хезмәте урын алды. Биредә Харис Якуповның танылган хезмәте – 1944 елда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Муса Җәлилне сурәтләгән “Хөкем алдыннан” әсәрен,  Иван Язынинның Муса Җәлил әсәрләренә иллюстрацияләрен – линогравюра техникасында башкарылган график эшләрен күрергә мөмкин.

Шулай ук әле сугышка кадәр Казанда сынчы Садри Ахунов Муса Җәлилне натурадан ясаган бронза бюст, сынчы Васил Маликов 1970 елларда иҗат иткән шагыйрь бюсты игътибарга тәкъдим ителә. Мәгълүм булганча, 1970нче елларда Нәкый Бикташев, Виктор Куделькин, Виктор Аршинов кебек күренекле рәссамнарның иҗатында да Җәлил образы чагылыш таба. Күргәзмә апрель азагына кадәр эшләячәк.

http://intertat.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57