Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Муса Җәлил шигырьләре Татарстан хлыклары телендә яңгырады

Муса Җәлил шигырьләре Татарстан хлыклары телендә яңгырады

admin 15.02.2017

(15 февраль, 2017 ел) Казанда Советлар Союзы герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан чаралар узды. Матур гадәт буенча Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары һәм теләге булган һәркем герой кылган батырлыкны искә алу өчен җыелдылар. (ФОТО)

Муса Җәлилнең ирек, мәхәббәт һәм ихтыяр көче белән тулган шигырьләре әле дә миллионлаган кешенең йөрәгендә урын алган.

Яшьләр «Хәзинә» Милли рәсем галереясендә Муса Җәлил истәлегенә һәм эшчәнлегенә багышланган тематик экспозиция буенча экскурсиядә булдылар.

IMG_9952

Соңыннан шагыйрьнең шигырьләрен төрле милләтләр телендә укыдылар: үзбәк, абхаз, рус, татар, әрмән, казах һәм украин. Чара ахырында барысы бергә Меңъеллык мәйданына юл тоттылар һәм Муса Җәлил һәйкәленә тантаналы төстә чәчәкләр салдылар.

Мондый чаралар яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, Татарстан халыклары арасында дуслыкны саклау, республиканың күпмилләтле яшьләрендә Татарстан Республикасының милли мирасына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү эше кысаларында үтә.

Стихи Джалиля прозвучали на языках народов Татарстана

Чараны менә инде берничә ел рәттән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.

Стихи Джалиля прозвучали на языках народов Татарстана

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы Йортында төрек, татар һәм русларның чәй эчү йоласы белән таныштырдылар
Далее: Татарстанның милли-мәдәни автономиләренә ирешелгәннәр белән генә чикләнмәскә киңәш иттеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57