Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «МУВИ» форум-театры Татарстан районнарында булып кайтты

«МУВИ» форум-театры Татарстан районнарында булып кайтты

admin 06.08.2018

(6 август 2008) Татарстан районнарында «МУВИ Троль» форум-театрын җәелдерү буенча укулар тәмамланды. Әлеге укуларда Татарстан Республикасы буйлап 20 районнан активистлар катнашты.

Өч көн дәвамында барган укуда егетләр һәм кызлар күп төрле аспектлар үзләштерделәр: проблеманы ачыклау методикасы буенча тәҗрибә, форум-театрын оештыру, сценарий язу, аудитория белән эшләү…

Nm2PXrXkiJg

«Вакыт чикле булуга карамастан, без әлеге проектны оештыруда эшне нидән башларга һәм аңа кемнәрне җәлеп итәргә кирәклегенә төшендек», — дип сөйләделәр катнашучылар.

Алга таба укуда катнашкан егет-кызларны үз җирлекләрендә ныклы эш көтә: яшьләрне җыю, команда туплау, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә кагылган иң кискен проблемаларны ачыклау, ул ситуацияне уйнаучы персонажларны билгеләү һәм и сценарий язу.

Исегезгә төшерәбез, «МУВИ» форум-театры — милли сәясәтне чынга ашыру өлкәсендәге яңа юнәлеш. Аны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре алып бара. Форум-театр һәвәскәр актерлар тарафыннан уйналучы театраль куелышлар циклыннан гыйбарәт. Һәр куелышның асылында милләтара конфликт ята, ә соңгы максат — стереотипларны билгеләү һәм алар белән көрәшү.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Печән базары» үтте
Далее: Халыклар дуслыгы йортында беренче рус ислам каллиграфы Владимир Попов һәм аның укучыларының күргәзмәсе ачыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57