Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында балалар музыка мәктәпләре укытучылары — «Өстәмә белем бирү һәм мәдәни-ял итү өлкәсендә этномәдәни креатив практикалар» квалификация күтәрү программасын тыңлаучылар булды. (ФОТО)

Педагоглар Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йортының республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм гореф-гадәтләрен (шул исәптән музыкаль традицияләрен) саклау буенча алып барылган эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук алар өчен төрле халыкларның мәдәниятләренең байлылыгын ачучы төрле темаларга мастер-класслар оештырылды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге
