(25 июнь 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Мьянма Союзы Республикасы делегациясе булып китте. Ике як вәкилләре Татарстан Республикасында этномәдәни өлкәдәге эшчәнлек, телләрне саклау һәм миграция турында фикер алыштылар.
Дуслык йортында кунаклар Дәүләт административ Советы рәисе, Мьянма Союзы Республикасы кораллы көчләре баш главнокомандующие, өлкән генерал Мин Аунг Хлайнның Татарстан Республикасына өч көнлек эш визиты кысаларында булдылар.
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты эшчәнлеге белән кунакларны оешма директоры урынбасары Наталья Мясникова таныштырды. Аларга Дуслык йортының матди һәм техник базасы, мәгълүмат өлкәсендәге проектлары, мигрантларны адаптацияләү һәм интеграцияләү чаралары, чит ил студентлары белән эшләү, шулай ук туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау өлкәсендә балалар белән эшләү үрнәкләре тәкъдим ителде.
Кунаклар милли иҗтимагый оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү системасы, аларның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге эше белән кызыксындылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге