Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Начар күрүчеләр өчен татар халкының милли киемнәре турында китап чыгардылар

Начар күрүчеләр өчен татар халкының милли киемнәре турында китап чыгардылар

admin 04.12.2019

(4 декабрь 2019) Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсенең нәшрият комплексында Брайль шрифтында «Татар халык киемнәре» китабы дөнья күрде. Китап «Татарстан 3D форматында бармак очларында» проекты кысаларында бастырылды.

Халык киеме — милли киемнәрнең иң ачык һәм үзенчәлекле билгесе. Татар киеменең күп гасырлык тарихы, ачык сәнгать теле, халыкның эстетик идеалларын чагылдыручы кабатланмас стиле бар.

Китап күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрне XIX гасыр уртасы – XX гасыр башы татарларының традицион киеме белән үтемле форматта таныштыра.

Басма белгечләр өчен дә, киң даирә укучылар өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак. Моннан тыш, үзешчән сәнгать коллективлары һәм анда катнашучылар басманы сәхнә киемнәре сайлау һәм әзерләүдә гамәли кулланма буларак куллана алалар.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57