Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Напевы” ансамбле “Романс кичәсе”нә (“Вечер романса”) әзерләнә

“Напевы” ансамбле “Романс кичәсе”нә (“Вечер романса”) әзерләнә

admin 21.10.2015

(21 октябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортының күпмилләтле “Напевы” ансамбле беренче зур концертлары алдыннан репетицияләр алып бара.

Күпмилләтле “Напевы” ансамбле җитәкчесе Рүмия Хәмитова сүзләренә караганда, концертны оештыру теләге һәм идеясе күптәннән туган. Ә иң матур ел фасылы – көз – романс кичәсен оештыру өчен иң кулай вакыт дип уйлашканнар.

“Бу романс, шигърият һәм лирика кичәсе булачак. Сәхнәдән иң матур классик романслар һәм шагыйрьләрнең шигырьләре яңгыраячак. Соло номерлары да булачак. Ә кичәнең ахырында хор “Домик стоит над рекою” казакъ романсын башкарачак. Безнең ансамбль халыкчан, күпмилләтле булу сәбәпле, казакъ җырлары безгә эчтәлеге буенча да, яңгырашы буенча да бик якын”, — дип сөйләде Рүмия Хәмитова.

IMG_4564-1024x682

Кичәдә катнашучыларының киемнәре катгый кагыйдәгә кертелгән: хатын-кызлар кичке матур күлмәкләрдән, ә ир-атлар костюмнардан. “Напевы” ансамбленнән кала, концертта чакырылган артистлар да катнашачак: “Счастье” дуэты, ир-атлардан торган “Веселые ребята” ансамбле һәм башкалар.

Ансамбльдә җырлаучылар әйтүенчә, “Романс – ул ялкын һәм боз, дәрт һәм моң-зар, ул кешенең тулаем тормышы”. Тамашачыларда тагын концертка килү теләген уяту – ансамбльнең төп максаты.

Белешмә. Күпмилләтле “Напевы” ансамбле 2015 елның 15 февралендә оешкан. Ансамбльнең составында – төрле милләт вәкилләре: татарлар, руслар, украинлылар, удмуртлар. Репертуарлары да аларның үзләре кебек үк күпмилләтле.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57