Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Наталья Ищенко: “Алтын медальләрнең һәркайсы артында зур хезмәт тора»

Наталья Ищенко: “Алтын медальләрнең һәркайсы артында зур хезмәт тора»

admin 30.07.2015

(30 июль, 2015 ел) Спортчы алтын медальләрнең зур тырышлык белән яулануын билгеләп узды
Казанда барган Дөнья чемпионаты кысаларында Россиянең талантлы синхрончысы Наталья Ищенко бүген үз карьерасында 18 нче алтын медален отты: ирекле программада ялгыз чыгышта ул 97, 2 балл белән беренче урынны яулады. Бу спортчының Казандагы су мундиалендә икенче “алтын”ы.

Наталья Ищенко журналистларга белдергәнчә, ул алган медальләрен санап бармый һәм, тренеры белән бергәләп, һәр яңа чыгышны тагын да үзенчәлеклерәк һәм катлаулырак итәргә омтыла. Бүген спортчы бөтен көчен куеп, үзе әйтүенчә, 200 процентка тырышкан.

“Медальләремне санамаска тырышам. Алтын медальнең һәркайсына зур көч салынган. Җиңү теләге бик зур иде”, — дип белдерде Наталья.

Синхрончы тренеры Татьяна Данченкога рәхмәтле булуын, аның җиңүгә саллы өлеш кертүен ассызыклады, шулай ук тренер ярдәмчесе Елена Терновскаяның керткән хезмәтен билгеләп узды.

Наталья Ищенко ярышларның һәркайсына әзерләнгәндә яңа образ табарга омтылуларын әйтеп үтте. “Һәр программа үзенчә уникаль. Торган саен катлауландыра баргач, элек, хәзергә караганда, җиңелрәк булган күк тоела”, — диде ул.

Тренер Наталья Данченко Натальяның чыгышыннан канәгать калуын белдерде. “Ул чыгыш ясаганда, тәнем кымыр-кымыр итте. Бу Натальяның искиткеч яхшы чыгыш ясавын аңлата”, — диде ул журналистларга

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57