Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Нәүрүз — 2022» чын-чынлап халыкара чарага әвереләчәк

«Нәүрүз — 2022» чын-чынлап халыкара чарага әвереләчәк

admin 10.03.2022

26 мартта Казан ипподромы территориясендә (П. Лумумба, 47а) төрки һәм иран халыкларының (азәрбайҗаннар, әфганнар, казахлар, кыргызлар, башкортлар, таҗиклар, төркмәннәр, үзбәкләр, төрекләр) Яңа ел бәйрәме – Нәүрүз узачак.

2022 елда «Нәүрүз» республика бәйрәме чын-чынлап халыкара чарага әвереләчәк. Бәйрәм вакытында Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан турыдан-туры тоташу оештырылачак. Россия халыклары Ассамблеясе һәм Евразия халыклары Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Евразия дуслык күперләре халыкларны берләштерә» Халыклар дуслыгы йортлары һәм коммерцияле булмаган оешмаларның халыкара мультимәдәни проектында катнашучылар Татарстанда яшәүче ватандашларын иң төп бәйрәмнәреннән берсе белән котлаячаклар.

Моннан тыш:

  • Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында күпмилләтле концерт программасы булачак.
  • Икенче тапкыр «Пылау фестивале» узачак. Халык тавыш бирү юлы белән иң яхшы рецепт һәм Көнчыгыш сыен әзерләү остасы билгеләнәчәк. Җиңүче казан белән бүләкләнәчәк.
  • Нәүрүзнең төп атрибутларыннан берсе – шыттырылган бодай бөртекләреннән ясалган сумаляктан авыз итәргә мөмкин булачак.
  • Барлык кунаклар да Нәүрүзнең традицион халык уеннарында катнаша алачак. Катнашучылар һәм җиңүчеләр махсус призлар алачак.
  • Бәйрәм кысаларында «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы узачак. Милли җәмгыятьләрнең иң яхшы вәкилләре милли киемнәр һәм талантларын күрсәтәчәк.
  • Бәйрәм кысаларында беренче тапкыр «Нәүрүз батыры» конкурсы узачак.
  • Бәйрәм кунаклары Урам театры һәм джамперлар тамашасын күрәчәкләр.
  • Милли-мәдәни автономияләр арасында киез итекләр киеп хоккей уйнау буенча чемпионат оештырылачак.
  • Көн дәвамында Нәүрүз мәйданында Этномаркет эшләячәк. Анда милли колориттагы әйберләр тәкъдим ителәчәк.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57