Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Нәүрүз» бәйрәме 22 нче мартта узачак

«Нәүрүз» бәйрәме 22 нче мартта узачак

admin 11.03.2025

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» бәйрәменә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә узды. Анда Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре катнашты.

Быел республикада «Нәүрүз» 22 мартта Казан ипподромы территориясендә  уза. (Патрис Лумумба ур., 47А)

Киңәшмәдә чараның логистикасына, программага, мәйданчыкларны бизәүгә һәм волонтерларны җәлеп итүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Нәүрүзнең аерылгысыз өлеше булган халык традицияләрен һәм һөнәрләрен саклауга аерым игътибар бирелде.

Быел бәйрәм мәйданчыгында пылау, чәкчәк һәм бавырсак әзерләү буенча мастер-класслар оештырыла. Моннан тыш, оештыручылар халык иҗаты конкурсларын уздыруны планлаштыра.

Традиция буенча, кунаклар Нәүрүзнең төп ризыкларыннан берсе – төрле төрки һәм иран халыклары рецептлары буенча әзерләнгән пылаудан авыз итә, шулай ук традицион халык уеннарында һәм Нәүрүз күңел ачуларында катнаша алачак.

ТХДЙ мәгълъмат үзәге

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57