2014 елның 6 декабрендә Татарстанда яшәүче немецларның милли-мәдәни автономиясе, Карл Фукс исемендәге Казан немец җәмгыяте һәм Немец Йорты Татарстан халыкларының Дуслык Йортында немец телендә диктант язу дәресе оештыра. Диктант язу Казан шәһәре, Павлюхин урамы 57 йортта 15.00 сәгатьтә башлана. Халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда 34 946 кеше немец телен белә.
Шул ук көнне Республиканың башка шәһәрләрендә дә диктант язарга теләк белдергән һәр кеше әлеге чарага кушыла ала. Диктант нәтиҗәләре Казанда тупланып, жюри тарафыннан тирән бәяләнә һәм җиңүчеләр билгеләнә. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла. Диктант язу Казан шәһәре, Павлюхин урамы 57 йортта 15.00 сәгатьтә башлана.
Рәхим итегез!