Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Нәүрүз 2019: 23 март көнне бәйрәм кунакларын ни көтә

Нәүрүз 2019: 23 март көнне бәйрәм кунакларын ни көтә

admin 14.03.2019

(14 март 2019) 23 март көнне Казанда республикакүләм Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Иң оста пешекчеләр пылау һәм шашлыкны төрле халыклар рецепты белән пешерү буенча мастер-класс оештырачак.

Татарлар, әзербайҗаннар, әфганнар, казахлар, кыргызлар, башкортлар, таджиклар, үзбәкләр, төрекмәннәр, төрекләр һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкилләре милли аш-су белән сыйлыйячак, иҗади чыгышларын күрсәтәчәк.

Науруз 2018 (24.03.18)

Балалар һәм олылар өчен тематик мәйданчыклар эшләячәк:

  • Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли берләшмәләр коллективлары һәм артистлары, татар эстрадасы башкаручылары катнашында концерт программасы барачак;
  • Теләге булган һәркем «Ачык микрофон» дип аталган махсус мәйданчыкта үз осталыгын һәм талантын күрсәтә алачак;

Науруз 2018 (24.03.18)

  • Шулай ук һәркем традицион милли уеннарда катнаша алачак. Катшанучылар һәм җиңүчеләргә милли тәм-том һәм бүләкләр өләшенәчәк;
  • Ипподром бинасының беренче катында этно-маркет эшләячәк.

Бәйрәм 23 март, шимбә көнне 10:00 сәгатьтә башланачак, рәсми ачылыш — 12дә.

Науруз 2018 (24.03.18)

Бәйрәм Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда биш республика шагыйрьләре шигырьләре яңгыраячак
Далее: Биш ел бергә: Халыклар дуслыгы йортында Кырымның Россиягә кушылуына 5 ел тулуны билгеләп үттеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57