Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Нәүрүз» фестивале спектакльләренең бер өлеше видеотрансляциядә күрсәтелә

«Нәүрүз» фестивале спектакльләренең бер өлеше видеотрансляциядә күрсәтелә

admin 07.06.2021

(7 июнь 2021) Быел «Нәүрүз» театр фестивалендә катнашучы спектакльләрнең бер өлеше видеоязмада күрсәтеләчәк. Фестиваль бүген башланып китте.

«Моңарчы фестиваль традицион форматта гына узса, быел фестиваль ике форматта үтәчәк. Спектакльләрнең бер өлеше трансляциядә күрсәтеләчәк», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

«Шәхсән мин үзем спектакльне традицион форматта карау яклы, телевизордан карауны аңлап бетермим. Ләкин фестивальнең киңәйтү максатыннан мондый форматлар да була ала. Фестивальнең пассив тамашачысы алга таба театрга килер», — диде ул.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «фестиваль гомумән була алырмы дип бик борчылдык», дип белдерде.

«Иран белән Италияне дә кертеп бик күп илләр катнашырга теләк белдерде. Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстанның бик киләсе килгән иде. Төньякның аз санлы халыклар театрының теләге бар иде. Барысын да бик көткән идек», — диде ул.

«Кыенлыкларга да карамастан, без бик яхшы состав җыя алдык. Башкортстаннан бер ара тыюлы булган спектакль килә. Әлмәт театры „Алтын битлек“ номинанты булган спектаклен китерә, Чувашиядән кызыклы гына спектакль була», — дип санап үтте фестивальнең сәнгать җитәкчесе.

Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казахстан театрларын онлайн карап булачак. Нигездә фестивальгә Россия эчендәге республикаларда урнашкан театрларның бер өлеше генә килә алган. Тыва, Алтай театрлары да видеоязмада тәкъдим ителәчәк.

Татарстаннан Тинчурин, Кариев, Әлмәт, Әтнә һәм Буа театрлары катнаша. Шулай ук Әлмәттән урам театры һәм Казан консерваториясенең Опера студиясе катнаша. Студия Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» музыкаль спектаклен күрсәтә. Камал театры үзенең «Сүнгән йолдызлар» һәм «Хуш, авылым!» спектакльләре белән катнаша.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57