Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

admin 21.03.2017

(21 март, 2017) Нәүрүз — Евразиядәге бер төркем халыкларның Яңа ел бәйрәме. Ул шулай ук язның беренче көне һәм табигатьнең яңаруын белдерә. 2009 елда Нәүрүз кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелде.

Нәүрүз борынгы игенчелек бәйрәме булып санала, аның килеп чыгышы игенчелек календаре барлыкка килүгә бәйле.

Науруз

Төркмән патшасы Мәлик-шах сараенда хезмәт итүче Фирдәүси һәм Омар Хайям Нәүрүзнең барлыкка килүен Джемшида, Каюмурс һәм башка легендар патшалар исемнәре белән бәйләгәннәр. Борынгы гореф-гадәт буенча, Нәүрүз килгәнче кешеләр өйләрен һәм йорт-җирләрен җыештырырга, бурычларын түләп бететергә тиешләр. Бәйрәм өстәленә бодай, арпа, кукуруз, фасоль, борчак, ясмык, дөге һәм ногыттан пешерелгән түгәрәк ипи куйганнар.

Казанда Нәүрүзне 25 мартта Казан ипподромы территориясендәге «Хан ишегалды»нда бәйрәм итәчәкләр.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57