(29 май 2015) Фестиваль1-5 июнь көннәрендә Казанда була.
1-5 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” XII халыкара театр фестивале була. Казанның барлык театр мәйданнарында төрле илләрдән төрки халыкларның иң яхшы спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Алар арасында: Алтай, Әзербайҗан, Башкортстан, Дагстан, Казакъстан, Кырым, Татарстан, Тыва, Хакасия, Якутия һ.б. бар.
Быелгы фестиваль репертуары үзенең төрлелеге белән аерылып тора: биредә Шекспирның “Тиит”ы һәм “Тискәрегә авызлык” спектакльләре, “Коркут хакында легенда”, “Айрыз батыр” этник мәсәлләре дә һәм балалар өчен курчак спектакльләре бар.
Монан тыш, журналистлар өчен дә көн саен чаралар уздыру планлаштырыла.
1 июнь көнне сәгать 11 дә фестивальнең пресс-үзәгендә матбугат конференциясе була. Анда “Нәүрүз”нең тәнкыйтьчеләр коллегиясе җитәкчесе Алексей Бартошевичның катнашуы көтелә.
2 июньдә шул ук урында сәгать 16.30 “Россиянең иң яшь театры” темасына матбугат конференциясе уздыру ниятләнә. Чарада Кырым татарлары дәүләт театры катнашачак.
3 июньдә сәгать 10.30 да Истанбул дәүләт театры белән очрашу планлаштырыла. Анда исә танылган төрек драматургы Халдун Танерның тууына 100 ел тулуга багышланган пьесалар халыкара конкурс хакында сөйләшү күздә тотыла.
Сәгать 19.00 дә Олег Лоевскийның “Европа театрында юнәлеш мотивлары” темасына лекция укылачак. Чара “Смена” заманча мәдәният үзәгендә (Борһан Шаһиди урамы, 7 нче йорт) булачак.
4 июньдә сәгать 16.30 да “Нәүрүз 2015: казакъ театры” темасына түгәрәк өстәл уздыру ниятләнә. Фестивальнең матбугат үзәгендә уздырылачак чарада барлык казакъ театрлары да катнашачак.
5 июнь көнне сәгать 10 да “Театрның үсеш векторы: көнчыгыш-көнбатыш” халыкара конференциясе уздырылачак. Чара “Штаб” креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан урамы, 20 нче йорт) була, диелә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте шәрехләмәсендә.
н
«Татар-информ»