Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале башланырга санаулы көннәр калды

“Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале башланырга санаулы көннәр калды

admin 20.05.2015

(20 мая 2015) Казанның Кариев театры да “Нәүрүз” фестивалендә катнаша.

Быел 1-5 июнь көннәрендә Казанда булачак “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале кысаларында Казан шәһәренең барлык театраль мәйданнарында бөтен дөнья төрки халыклары театрларының иң яхшы спектакльләре тамашачы хозурына тәкъдим ителә. “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, гомумән алганда, XII “Нәүрүз” афишасына Татарстан, Әзербайҗан, Алтай, Дагстан, Казакъстан, Крым, Төркия, Тыва, Хакасия һәм Якутиядән 17 спектакль кертелгән. Быелгы фестиваль программасы шактый үзгә. Беренчедән, фестиваль беренче тапкыр төрки халыклар яшәгән бер төбәкнең мәдәниятенә – Казакъстан театры сәнгатенә багышлана. Икенчедән, фестиваль кысаларында беренче мәртәбә “Театр үсешенең юнәлеше: Европа-Азия” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Өченчедән, фестиваль бюджеты азаю сәбәпле, XII “Нәүрүз” фестивале программасы шактый кыскартылган, әмма спектакльләр җентекләп сайланылган.

Аерым алганда, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрыннан “Татар-информ”га хәбәр итүләренчә, 4 июньдә сәгать 11дә «Нәүрүз» фестивале кысаларында әлеге театр труппасы «Айрыз батыр» спектаклен күрсәтә. Спектакль «Әкият» балалар үзәгендә (Петербург урамы, 57 йорт) була.

Җыеп кына әйткәндә, фестиваль спектакльләрен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В.И. Качалов исемендәге Казан Рус зур драма академия театры, шулай ук Рус яшь тамашачылар, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар һәм “Әкият” Татар дәүләт курчак театрлары сәхнәләрендә күрергә мөмкин булачак. Фестиваль программасы белән тулаем биредә танышырга була: http://kamalteatr.ru/document/Nauruz2015.html

«Татар-Информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57